Синоптиклар фаразлавынча, Уфада якын көннәрдә көндез температура +2...+3 градус булачак, әмма ялларга салкынаю көтелә.
Әйтик, 9 ноябрь, җомга көненә -4 градус, шимбә иртәсендә -8 градус тәшкил итәчәк.
Көн саен бераз кар көтелә. Әмма кар әле ятмаячак, чөнки киләсе атнада янә җылытырга мөмкин, кар катыш яңгыр явачак.