-11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 ноябрь 2018, 15:19

Бүген – Русиядә Хәрби Дан көне

7 ноябрь - Русиядә Хәрби Дан көне. Истәлекле дата – 1941 елда Мәскәүдә Кызыл мәйданда Бөек Октябрь революциясенең 24 еллыгы уңаеннан хәрби парад уздырылган көн.

Русия Хәрби Дан көне 1995 елның 13 мартында "Русиядә хәрби дан һәм истәлекле көннәр турында" Федераль закон белән гамәлгә кертелгән.

1941 елда СССР өчен иң авыр Бөек Ватан сугышы көннәрендә Кызыл мәйданда Октябрь революциясенең 24 еллыгына зур хәрби парад уздыру хәрби-сәяси мәгънәгә ия булган. Ул сугышчыларның рухи көчен арттыруга, илебез халыкларының җиңүгә ышанычын ныгытуга юнәлдерелә. Кызыл мәйдандагы парадтан сугышчылар турыдан-туры фронтка китә.
Читайте нас: