Бер пассажирның үзен начар хис итүе җиргә төшәргә сәбәп булган.
Чыганак мәгълүматлары буенча, бу вакыйга 5 ноябрь көнне була. Зыян күргән ир аңын чак кына югалтмаган. Һава транспорты бортында бер табиб пассажирга беренче ярдәм күрсәткән. Җиргә төшкәч, ул ашыгыч ярдәм машинасында якындагы дәваханәгә озатыла.
Самолет ягулык салганнан соң, Мәскәүгә очып киткән.