Русиянең Фән һәм югары белем министрлыгы шундый приказ чыгарган. Бүген яңа ректор коллективка тәкъдим ителәчәк. БДПУның элекке җитәкчесе Раил Әсәдуллин сентябрьдән Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе вазыйфасын били.
Салават Сәгыйтов 1977 елда Уфада туган. Уфа дәүләт авиация-техник университетын тәмамлаган. Ул — республиканың фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты.