Ул үзен ким дигәндә 20 елга яшьрәкмен дип исәпли.
- Без шундый заманда яшибез. Кешеләр бернинди авырлыксыз җенесен һәм исемен алмаштыра. Ни эшләп әле мин яшемне үзгәртә алмаска тиеш? Табиблар минем биологик яшемне 45 яшькә тиң, диделәр, - ди пенсионер. – 69 яшьтә булу нәтиҗәсендә миңа бик күп чикләүләр бар. Әгәр миңа 49 яшь булса, яңа йорт һәм машина алыр идем. Күбрәк эшли алыр идем...
Эмиль Рателбанд яшен үзгәртү турында карарны көзге алдында басып торганда бер ел элек кабул иткән. Пенсионерның сүзләренә караганда, ул картаюдан куркмый.
Туган көнне үзгәртү буенча юридик механизм юк, шуңа да чиновниклар пенсионерга нәрсә дип әйтергә дә белми. Арнема шәһәр суды бер айда бу четерекле мәсьәлә буенча карар чыгырырга тиеш.