+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
9 ноябрь 2018, 12:52

Уфа городовоен күрәсегез киләме?

Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне алдыннан башкаланың Эчке эшләр министрлыгы бинасы янында Уфа городовое арт-объекты пәйда булды.

Аны ачу тантанасында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Башкортстан буенча эчке эшләр министры Роман Деев, Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Артур Әхмәтханов һәм башкалар катнашты.

Роман Деев яңа арт-объектның яшьләргә патриотик тәрбия бирүдәге әһәмиятен билгеләде һәм иҗади коллективка, республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Скульптура революциягә кадәр булган хокук сакчысын гәүдәләндерә. Аның биеклеге — 2 метр 70 сантиметр, авырлыгы 600 килограмм. Постаментта 1721 елгы Баш магистрат уставыннан: “Полиция гражданлыкның һәм барлык изге эшләрнең җаны” дигән сүзләр уелган.

Аның авторы республиканың атказанган рәссамы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәниф Хәбибрахманов.
Читайте нас