-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь 2018, 12:33

\"Инвалид\" тану билгесе кемгә бирелә?

Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы белән шәхси кулланылыш өчен “Инвалид” тану билгесен тапшыру тәртибе билгеләнгән.

Әлеге билге I һәм II, шулай ук III төркем инвалидлары идарә иткән транспорт чараларын түләүсез парковкалауга хокукны раслый. Бу, шулай ук, инвалидларны яисә инвалид балаларны йөрткән транспорт чараларына да кагыла.

“Инвалид” тану билгесе яшәгән урын буенча медицина-социаль экспертиза бюросында тапшырыла. Әлеге билге транспортны махсус тәгаенләнгән урыннарда түләүсез куярга хокук бирә, аерым инвалидка тапшырыла һәм инвалид хәрәкәт иткән автомобильдә генә кулланыла ала.

Сораулар туган очракта республиканың Медицина-социаль экспертиза бюросының “кайнар элемтә” телефонына - 8 (347) 286-11-25 - шалтыратырга мөмкин.
Читайте нас в