Ул Сургут шәһәренең Солнечный поселогында туган, хөкем ителгәнчегә кадәр Уфа районының Мокроусово авылында яшәгән.
Прохоров Уфаның Киров район суды тарафыннан мошенниклыкта гаепле дип таныла һәм дүрт елга — 2021 елның 4 июненә кадәр колония-поселениегә хөкем ителә.
“9 ноябрьдә КП-5 хөкем ителүчеләрен тикшергәндә аның урынында булмавы ачыклана. Станислав Прохоров ышанычка тиз керә, җәмгыятькә куркыныч тудыра, яңа җинаятьләр эшләргә мөмкин”, — дип хәбәр итәләр әлеге идарәдән.
Аның билгеләре: уртача буйлы, коңгырт чәчле, күзләре яшел. Аркасында татуировкасы бар. Кара куртка, зәңгәр джинсы, кара башлык кигән була
Аны күрүчеләр (347) 250-64-21, 8-917-753-57-77, 8-927-089-20-85 телефоннары аша хәбәр итә ала..