Бер атна буе иректә йөрүе өчен ул ничек түләячәк? Прохоровка Русия Җинаять кодексының 313нче мәддәсе буенча гаепләү белдереләчәк һәм булган срогына 4 ел өстәләчәк. Шулай итеп, ул дүрт ел урынына сигез ел утырачак.
Ул гына түгел әле. Аның тотылу режимы үзгәртеләчәк һәм катгыйлатылачак. Әлегә кадәр ул колония-поселениедә тотылса, хәзер гомум режимлы холык төзәтү колониясенә күчереләчәк.
Шулай ук аңа үзен тоту өчен таләп ителгән матди чыгымнарны кайтарырга туры килер. Моңа аны тотучы хезмәткәрләрнең эш хакы, бензин бәясе һәм башкалар керә.
Башың эшләмәсә, аягыңа көч килер диләрме әле?