Аңа ярашлы, эш бирүче диспансерлау үтү өчен хезмәткәрләренә бер ял көне бирергә тиеш.
Әгәр дә эшләүче кешегә картлык буенча пенсия тәгаенләнсә, яисә аны алырга 5 ел яисә аннан да кимрәк вакыт калган булса, эш бирүче диспансерлауга ике ял көне бирергә бурычлы.
Диспансерлауга хокукны еллык отпуск аша беркетергә булганнар. Ягъни киләсе елдан гади гражданнарга отпуск - 28 түгел, ә 29 көн, пенсия яше алдындагыларга 30 көн булачак.
Бу бөтен категория гражданнарга да кагылачак. Бизнес оешмалары да моны эшләргә тиеш булачак.