-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 ноябрь 2018, 22:01

Радий Хәбиров Федераль юл агентлыгы җитәкчесе белән очрашты

Бүген "Русия транспорты" XII Халыкара форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Андрей Костюк белән очрашты.

Очрашу барышында яклар республика транспорт системасын федераль үзәктән финанс ресурсларын җәлеп итеп үстерүнең төп юнәлешләре турында фикер алышты. Аерым алганда, Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзү һәм Р-240 "Уфа – Ырынбур" автомобиль юлында Стәрлетамакны урап үтү урынын дүрт полосага кадәр киңәйтү, реконструкцияләү буенча концессион проектны гамәлгә ашыру перспективалары турында сүз барды. Шулай ук "Уфа – Аэропорт" трассасының бер өлешен Агыйдел аша салынган күпердән алып "Урал М5" юл чишелешенә кадәр федераль милеккә тапшырырга тәкъдим ителде. Андрей Костюк әлеге башлангычларны уңай бәяләде һәм тоташ алганда республика позициясен хуплады.

Моннан тыш, Радий Хәбиров "Росавтодор" җитәкчесенә Уфада Воровский һәм Интернациональ урамнары башында Агыйдел аша ике күпер төзү өчен федераль субсидияләр җәлеп итүгә гаризаларны карарга тәкъдим итте.
Читайте нас: