Бүген мэриядә узган оператив киңәшмәдә район хакимиятенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр.
– Илвир Мадгат улы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия, — диде Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин. – Совет районы шәһәрнең үзәге булып тора һәм җитәкченең җитди игътибарын таләп итә.
Илвир Нурдәүләтов ноябрь башында Башкортстан Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе начальнигы итеп билгеләнгән Урал Килсенбаевны алыштырды.