+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 ноябрь 2018, 06:51

Халыктан акча җыюның яңа ысулын уйлап тапканнар

Депутатлар һәм чиновниклар халыктан акча җыюның яңа ысулларын уйлап чыгарып кына тора.

Хәзер эшсезләргә тотынмакчылар.

Депутат Сергей Вострецов Салым кодексына төзәтмә кертергә тәкъдим иткән. Аның буенча рәсми рәвештә беркайда да эшләмәүче гражданнар үзләре өчен үзләре социаль взнос түләргә тиеш. Түләмиләр икән, җәзаларга!

Кыскасы, моны “әрәмтамаклык өчен салым” дип атарга мөмкин. Әле Русиядә 18 миллион кеше рәсми рәвештә беркайда да эшләми. Алар өчен Мәҗбүри медицина страховкасы взносларын төбәк бюджетлары түли. Күрелгән ”зыян” 500 миллиард сум тәшкил итә. Шул сәбәпле, эшсезләрдән 18әр мең сум җыю идеясе туган, түләмиләр икән — медицина ярдәме күрсәтмәскә!

Ә бит бу кешеләрнең күпчелеге, чыннан да, эшкә урнаша алмыйча хәерчелек чигендә яшәүчеләр булырга мөмкин. Алар өчен 18 мең — зур байлык!
Читайте нас