Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ьитщкчелегендә узган тантаналы җыенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, 9-12нче чакырылыш Югары Совет депутатлары, Дәүләт Советы депуталары, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, район хакимияте башлыклары һәм башка рәсми кешеләр катнашты.
Тантанада ветераннарга Дәүләт Советының “Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен” мактау билгесе тапшырылды. Бүләклнүчеләр арасында якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин да бар. Роберт Мөгаллим улын ихлас котлыйбыз!