Авдондагы шәхси хуҗалыкта иртән торып, абзарга чыккан хуҗабикә өнсез кала. Төн эчендә аларның йөзләгән куянын, 15 тавыкны нәрсәдер буып ташлаган.
«Тәрәзә ватык. Кан эзләре юк. Сигез куянны читлектән алалмаганнар, алары шулай гына исән калган. Мөгаен, безнең йорт куяннарын кыргый этләр бугандыр. Нәкъ алар куяннарны буып кына ташлый, таламый да, үзе белән дә алып китми", - ди бу хәлгә тәмам аптыраган хатын.