+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
22 ноябрь 2018, 17:37

Бу кадәре балык кайда йөзә соң ул?

Бөре районында хокук сакчылары бер ханымның гаражында зур күләмдә кара уылдык белән мәрсин балыкларына юлыккан.

Балык республиканың төрле районнарында тотылган һәм Уфада, илнең башка төбәкләрендә сату өчен әзерләнгән.

Хокук сакчылары гомум авырлыгы 2,9 тонна булган 6 мең баш чөгә балыгы һәм 9 килограмм кара уылдык тартып алган.
Җинаятьчеләр китергән зыян күләме 30 миллион сумнан арта.

Кызыл китапка кертелгән су биологик ресурсларын законсыз тоту өчен тугыз елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган.
Чөгә ил буенча исәпсез күп күләмдә тотылу сәбәпле, Кызыл китапка кертелгән.
Читайте нас