+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 ноябрь 2018, 16:48

Радий Хәбиров. Охшаганмы?

Уфа рәссамы Айнур Тимергалиев каләм белән республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның портретын төшергән.

Ул аны республика җитәкчесенең үзенә бүләк итәргә ниятли.

“Радий Хәбировны төшергәндә иң мөһиме аның ихтыяр көчен, холкын һәм җитәкче буларак көчле, халыкны ышандырырлык сүзен чагылдыру иде”, ди ул.

Айнур "йолдыз"лар төшерүче буларак танылу алган. Ул Америка рэперы Кертис Джексонны дулкынландырырлык рәсем төшереп дан казанган иде инде. Рәссам аның бердәнбер улының сурәтен ясаган. Рәсемне алу белән артист аны социаль челтәренә элеп куйган.
Читайте нас: