Бәләбәй районында 9 яшьлек малай электр энергиясен тапшыру корылмасына менгән. Баланы ток суккан һәм ул җиргә егылып төшкән. Малай кома хәлендә башкала дәваханәләренең берсендә. Кайбер чыганаклар аның ике кулы да ампутацияләнгән дип белдерә.
Фаҗига урынында тикшерү-оператив төркеме эшли. Хокук саклау органнары фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.