«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, проектны концессия төрендә гамәлгә ашырырга ниятлиләр. Узган елның җәендә Петербург халыкара иктисади форумында республика Хөкүмәте һәм «Башкортстан концессия компаниясе» җәмгыяте шушы хактагы килешүгә кул куйган иде.
Инвестицияләрнең гомүм күләме 34 миллиард сум тирәсе тәшкил итә. Концессия килешүенең гамәлдә булу вакыты — 25 ел. Аның дүрт елы транспорт коридорын төзүгә бирелә.
Килешү объектына автомобиль юлы тоннеле, Караидел елгасы аша күпер, шушы күпердән федераль әһәмиәттәге М-5 «Урал» юлына кадәр юл участогы, шулай ук, акча алу пункты һәм юл-файдалану предприятиесе керә.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетында белдерүләренчә, әлеге күләмле проектны гамәлгә ашыру Уфа ярымутравы биләмәсеннән өстәмә чыгу юлы салырга мөмкинлек бирергә, бу исә водительләр өчен шәп мөмкинлек булырга тиеш.