“Saudi Gazette” басмасы хәбәр итүенә караганда, илнең ун төбәген су баскан. Бу районнардан 4 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән. Мәккә Мөкәррәмәдә 11 кеше һәлак булган. Кешеләрнең үлеменең сәбәбе - су баскан урыннарда электр тогы сугу һәм биналар җимерелү.
Шунысы гаҗәп, Согуд Гарәбстанындагы ком чүлен дә су баскан. Интернет челәтәренең гарәп сегментында бу турыдагы видиоязмалар урнаштырылган.