+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 ноябрь 2018, 12:22

Кытайлар чәйне безнең сөт белән эчәчәк

Кытай Халык Республикасына Русиядән сөт һәм ит продуктларын кертүне тыю алыну Башкортстан җитештерүчеләренә шушы илгә юл ача.

Әле республикада җитештерелгән продукциянең 40 проценты читкә чыгарыла. Башкортстан — сөтле һәм итле төбәк. Бәлки нәкъ шушы өлкәдә безгә кытайлылар белән яхшы мөнәсәбәт урнаштырырга мөмкин булыр, дигән фикердә кайбер экспертлар.

Бәләбәй сөт комбинаты продукциясен Кытайга чыгарырга ниятләве турында белдергән дә инде.

Шулай ук кытайлыларның Русия буйлап сәяхәт итәргә яратуын белеп, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү дә отышлы булачак. Алар өчен Русия — сәфәр кылу өчен “арзан” илләрнең берсе.
Читайте нас