Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев карары белән хәзер шиплы резиналар куелган автомобильләрдә "Шипы" билгесен куймыйча да йөреп була. Премьер-министрның бу карары Хөкүмәт сайтына куелган.
Моңарчы шиплы тәгәрмәчле машиналарда закон нигезендә "Ш" билгесе булырга тиеш иде.