Быел эксперимент рәвешендә берничә нокта ачып караганнар. Аларда 200-600 төрле товар сатылган. Ачылган 14 кибеттә сатулар биш тапкыр артты, дип белдерә яклар.
“Русия почтасы” җитәкчесе Николай Подгузов “Магнит” нокталары ачу почта бүлекчәләренең әйләнешен өч-биш тапкыр арттырды, дип билгели.
Кыскасы, “Магнит” товар китерәчәк, “Русия почтасы” сатачак. Сәүдә өчен өстәмә хак почта операторында калачак. Бу кибетләргә никадәр отышлы соң? Маржа гадел бүленәчәк, дип җавап бирә яклар.