+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 ноябрь 2018, 02:00

РадиЙ Хәбиров иң яхшы блогерлар исәбендә

“Медиалогия” системасы агымдагы елның октябре өчен губернатор-блогерларның сүзләрен цитата итеп китерү рейтингын төзеде. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бу исемлектә беренче тапкыр булуына карамастан, тугызынчы урынга күтәрелгән.

Компания мәгълүматлары буенча, медиарейтингка интернетта шәхси блогы булган төбәк җитәкчеләре кергән. Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров, Кырым Башлыгы Сергей Аксенов, Мәскәү мэры Сергей Собянинның цитаталары иң күп кулланылуы ачыкланган.
Радий Хәбировның аккуантлары Instagram (110 мең язылучы), “ВКонтакте” (9691), “Одноклассники” (2012) һәм Facebook (4937) социаль челтәрләрендә бар.
Читайте нас: