+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 декабрь 2018, 11:36

Пиротехникага – аерым игътибар!

“Яңа ел” профилактик операциясе кысаларында Уфа шәһәре округының янгыннан саклау идарәсе хезмәткәрләре Октябрь районының 4 объектында булды.

Уфаның Октябрь районы буенча янгыннарны профилактикалау бүлеге инженерлары сәүдә мәйданнарын карап чыкты, беренчел янгын сүндерү чараларының төзеклеген һәм эвакуацияләү юлларының һәркем өчен ачык булуын тикшерде.

– Әгәр дә сез пиротехника сатып алырга уйласагыз, махсуслаштырылган кибеткә мөрәҗәгать итегез. Урамда сатучылар законнарны һәм андый әйберләрне саклау кагыйдәләрен боза, яраклылык срогы чыккан пиротехника саталар, - дип сөйләде Октябрь районы буенча производство-техник бүлек инженеры Вячеслав Чернов.

Сатучыларның һәркайсы белән эш урынында янгын хәвефсезлеге чаралары һәм кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде. Мондый профилактик рейдлар башкалада Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан да уздырылачак.
Читайте нас