“Этнlike” — телевидение һәм инстаграм челтәре мөмкинлекләрен берләштереп, башкорт халкы этнографиясе турында сөйли торган проект.
“Федерация” конкурсында тимерчелек эше турындагы чыгарылыш җиңүче булды. Алып баручылар — үсмерләр Азамат, Назар, Назгөл блогер Айзилә һәм Альбина әби ярдәмендә тимерчелек эшенең тарихи роле һәм тимернең әһәмияте турында сөйләделәр.
Тапшыру телеканалда яңа сезонда старт алды һәм тама-шачыларның күңелләрен яуларга өлгерде. Аны Бөтенрусия конкурсындагы жюри да лаеклы бәяләде.
Конкурсның төп максаты-төбәк җитештерүчеләрнең һәм телетапшырулар әзерләүче-ләрнең иҗади мөмкинлекләрен һәм казанышларын күрсәтү. “Федерация”дә ике конкурс программасы тәкъдим ителде: “Төбәк бренды” (социаль-икътисади тема проектлары) һәм “Минем илем” (этномәдәни юнәлештәге проектлар). Нәкъ менә соңгы программада “Ата-ана теле” номинациясендә “Тамыр” балалар телеканалының “Этнlike” тапшыруы билгеләп үтелде.
Зөһрә ИСЛАМОВА.