+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 декабрь 2018, 05:55

Мортаза Рәхимов Мостафинга уңышлар теләде

Уфа мэры Өлфәт Мостафин республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән очрашты.

Очрашу дустанә шартларда үтте.

Алар - электән танышлар, чөнки шәһәрнең бүгенге башлыгы Мортаза Рәхимов Хакимиятенең финанс-хуҗалык идарәсе белән җитәкчелек иткән иде.

Әңгәмә башкала үсеше һәм якларның шәһәр мәнфәгатендә хезмәттәшлек итүе мәсьәләләренә кагылды. Өлфәт Мостафин белдерүенчә, муниципалитетның өстенлекле бурычы — уфалылар тормышының уңайлылыгын һәм хәвефсезлеген күтәрү. Ниятләр арасында Агыйдел елгасы аша яңа күпер төзү дә бар.

Мортаза Рәхимов мэрга җиңел булмаган эшендә уңышлар теләде.
Читайте нас