+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
8 декабрь 2018, 16:12

\"Сары шакмак\" тыгыннарда юл чатына чыкмаска куша!

Уфаның Пархоменко урамы һәм Ибраһимов бульвары киселешендә яңа юл билгесе куелды.

Бу билге тыгыннар вакытында юл чатына чыгарга ярамаганлыгын аңлата. Аны санга сукмаган водительләргә штраф салачаклар.

Гадәттә, иртәнге һәм кичке вакытта Пархоменко урамына яисә бу урамнан борылучылар, юл чатына чыгып туктап, тыгыннар хасыйл итә һәм автомобильләргә, трамвай-троллейбусларга, хәтта җәяүлеләргә үтәргә комачаулый.

Яңа билге әлеге мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәк дип фаразлана.
Читайте нас