Чибәркәй Чебенле авылында туып-үскән.
Хәзерге вакытта Уфа дәүләт авиация техник университетының дүртенче курсында укучы Әлфинә туган якларында еш кына кунак була, ата-аналарын да, туган-тумачаларын да онытмый.
Әлшәй кызы Башкортстан данын Кытай Халык Республикасында үтәчәк Халыкара матурлык конкурсында яклаячак. Чибәрлек бәйгесе Маньчжурия шәһәрендә оештырыла, анда Кытай, Монголия һәм Русиядән 60 гүзәл зат катнашуы көтелә.
Халыкара конкурс җиңүчеләре Яңа ел алдыннан ачыкланып, аларны бүләкләү матурлык тамашасы дәрәҗәсендә үтәчәк.