+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
12 декабрь 2018, 10:45

Курганда — нибары 5, Ханты-Мансийскида 30 кило. Бу ни бу?

Дәүләт думасы өченче соңгы укуда гражданнарның ирекле һәм түләүсез балык тотуга хокукларын билгеләүче закон кабул итте.

Чикләүләр дә бар. Атап әйткәндә, аерым төрдәге су биоресурслары тотуның тәүлеклек нормасы үтәлергә тиеш.

Балык тотканда шартлату һәм химик матдәләр, шулай ук электр тогы куллану тыелачак.
Су астында балык тоту кагыйдәләре дә үзгәргән.

Киләсе елдан балыкчыларга тоту рөхсәт ителгән балыклар саны һәм исемлеге төзелгән. Алар һәр төбәк өчен төрле булачак. Әйтик, Курган өлкәсендә тәүлегенә 5 килограммнан артыграк балык тоту тыелачак, Алтайда ике тапкыр артыграк, Ханты-Мансийскида 30 килограмм тотарга мөмкин булачак.

Диңгез янында яшәүчеләргә норма тагын да арттырылачак.
Читайте нас