Быел конкурс “Иң яхшы ташчы”, “Иң яхшы урман кисүче”, “Иң яхшы кымыз ясаучы”, “Иң яхшы кондитер”, “Иң яхшы слесарь-сантехник”, “Иң яхшы эретеп ябыштыручы” номинацияләре буенча билгеләнде.
– Бу конкурс ел саен оештырыла. Анда 800 яшь белгеч катнашты. Киләчәктә дә бу чара яшьләрне күбрәк җәлеп итәр дип уйлыйм, – диде Радий Фәрит улы.
Быел “Иң яхшы кондитер” номинациясендә Елена Кремнева ил буенча алдынгы урыннарга чыкты. Ә Стәрлетамакта яшәүче Таһир Оразбердиев илнең иң яхшы троллейбус йөртүчесе буларак билгеләнде.
Радий Хәбиров конкурста катнашучыларга рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә эшендә уңышлар теләде.
Гөлия Мөгаллимова.