Ул туктап торган урыныннан кузгалганда төп юлдан килүче "Рено-Логан"га юл бирмәгән.
Зур тизлек белән килгән чит ил машинасының водителе, әлбәттә, авариядән качып өлгерә алмаган һәм "Жигули"ның "кабыргасын" изгән.
Ә, гомумән, узган тәүлек эчендә республикабыз юлларында 11 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда 13 кеше зыян күргән.