+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
15 декабрь 2018, 12:28

Чәең кайнар, үзең кайнар, кыздырасың канымны....

Бүген - Халыкара чәй көне. Ул 2005 елдан алып билгеләнә. Аның максаты - чәйне популярлаштыру. Әмма татар өчен бу максатның кирәге дә юк кебек, чөнки татарда бу эчемлек инде гасырлар буе популяр дип әйтергә дә була. 15 декабрь датасы чәйгә бәйле бер тарихи вакыйгага - "Бостондагы чәй эчү"гә бәйле. Британия хакимияте "чәй законы" кабул итеп, Америка халкыннан күбрәк салым җыеп алмакчы була. 1773 елның 15 декабрендә чәй индустриясендә эшләүчеләрнең хокуклары турында халыкара декларация кабул ителә. Ә 1773 елның 16 декабрендә колонистлар, Британия корабындагы чәйне диңгезгә ташлап, үзләренең хокукларын яклый.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин чәйне тәлинкәгә салып эчәргә ярата. “Тәлинкәгә салып эчсәң, кайнарлыгы таманлана, хуш исе ныграк тәэсир итә, тәмлерәк була”, дигән ул “Интертат”ка.

- Без чәйне үзебездә булмаган өчен яратабыздыр инде. Без бит аны ашар өчен кулланабыз, чын мәгънәсендә аның тәмен белеп эчә белмибез. Чәй – ашау өчен бер сәбәп кенә кебек. Чит илләрдә, мәсәлән, Төркиядә, халык буш чәй эчә, тәмен белеп, үзен генә. Ә без ашыйбыз инде. Безнең өстәлдә, һичшиксез, камыр ризыгы да, тәмле-татлы ашамлык та булырга тиеш, - дигән Роберт Миңнуллин.

Роберт Миңнуллин - "Кайнар чәй" җырының авторы да. Чәйгә мөнәсәбәтен ул шунда да күрсәтә.

Карашыңның кайнарлыгы
Өтеп ала җанымны.
Чәең кайнар, үзең кайнар,
Кыздырасың канымны....
Читайте нас