+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 декабрь 2018, 13:12

Туйганчы сөйләшәбез! Чутлый дип куркасы юк!

Урра! Русиядә роуминг бетерелә!

Бу турыда Русия парламентының Түбән палатасы закон кабул итте.

Роуминг бетерелү турындагы закон 2019 елның 1 июненнән гамәлгә керәчәк. Шул көннән алып, чит төбәкләрдәге туганнар, танышлар, эшлекле партнерлар белән кесә телефоныннан курыкмыйча сөйләшергә була.

Кыскасы, илнең кайсы төбәгеннән шалтыратсаң да, хаклар "өйдәге" кебек, ә сезгә шалтыратулар сезнең өчен бушлай булачак.
Читайте нас