Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әлеге хәлгә карата шәхси фикерен социаль челтәрләрдәге битендә урнаштырган.
"Соликамсктида - гадәттән тыш хәл. Янган шахтада Башкортстан егетләре дә бар. Без Пермь крае губернаторы белән даими бәйләнештә. Һәрхәлдә, без зыян күрүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен барысын да эшләячәкбез...", - дип язган республика җитәкчесе.
"РЕН ТВ" телеканалы мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар арасында Уфаның ике кешесе – Сергей Томшин һәм Антон Абрамов бар. "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы исә анда Башкортстаннан тагын бер кеше булуы, әмма аның фамилиясе коткару эшләре тәмамлангач кына игълан ителәчәге турында белдерде.