+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 декабрь 2018, 15:31

Өзелгән кул гына ялганмас инде...

Уфа заводларының берсендә эшләүче ханым 37 яшьлек хезмәттәшенең ваемсызлыгы аркасында кулсыз калган.

Прокуратура мәгълүматлары буенча, сменаның өлкән машинисты, хәвефсезлек кагыйдәләрен санламыйча, якын-тирәдә кеше бармы-юкмы икәнлеген тикшереп тормыйча, сәнәгать вентиляторын кабызган. Нәтиҗәдә, аның кул астында эшләүче хатын-кыз авыр җәрәхәт алган.

Бахырның гомерен табиблар саклап кала алган, тик аңа бер кулсыз яшәргә өйрәнергә туры киләчәк. Әлеге фаҗигадә гаепле өлкән машинистка карата җинаять эше кузгатылган һәм ул 10 ай мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән.

Моннан тыш, ул хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына күчереп барырга тиеш.
Читайте нас