+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 декабрь 2018, 11:26

300 мең сум башкача түләнмәячәк

Республикада беренче бала өчен 300 мең сум түләүне күздә тоткан программа ябыла.

Республиканың элекке җитәкчесе Рөстәм Хәмитов тарафыннан гамәлгә кертелгән бу проект киләсе елда озайтылмаячак.

— Программага кергәннәр тәэмин итеп бетереләчәк. Аларның 2019 елның 1 июленә кадәр документлар тапшыру хокукы бар. Табигый ки, 2019 елның гыйнварына кадәр туган балаларга гына, — ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ленара Иванова.

300 мең сум беренче баласы туган һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган гаиләләргә 2017 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 31 декабренә кадәр түләнде.
Читайте нас