+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 декабрь 2018, 19:22

Октябрьскида көчле шартлау яңгырады!

Әлеге вакытта фаҗига урынында тикшерү эшләре дәвам итә.

Бүген кичке сәгатьләрдә Октябрьский шәһәрендәге ике катлы йортта газ шартлады.

Нәтиҗәдә, анда яшәүче ирнең тәннәре пешкән. Аны күршеләре дәваханәгә озаткан.

Коткаручылар билгеләвенчә, янгын башка корылмаларга күчмәгән. Өй дә зыян күрмәгән. Әмма йорт тирәсен һәм гараж эчен төзекләндерергә кирәк булачак.
Читайте нас