+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
26 декабрь 2018, 10:58

Диңгез дулкыннарын кочсаң иде бер...

Русиялеләр өчен бу хыял Каф таулары артында түгел, алар ил буйлап сәяхәттә туристик фирма хезмәтләреннән ешрак файдалана башлаган.

2018 елда Русиядә оештырылган эчке туризм 10 процентны тәшкил иткән һәм 8 процент булган үзлектән сәяхәт күрсәткечләрен узып киткән. Бу хакта Русия туроператорлары ассоциациясе (АТОР) башкарма директоры Майя Ломидзега сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итә.

Ломидзе "2018 елның туризм йомгаклары” брифингында динамиканың яхшыруын, эчке тулаем туристлык агымының 8 процентка үсүен әйткән. Эчке юнәлештә эшләүче эре компанияләр көндәшлеккә сәләтле бәяләр тәкъдим иткән.

Үсешнең зур өлеше Кара диңгез яр буйларына – Краснодар краена һәм Кырымга туры килгән. Лидер булып Сочи тора. "Безнең бәяләүләр буенча, бу юнәлешләрдә генә дә 23-24 миллион кеше булган", - дигән Ломидзе.
Читайте нас: