Конкурс нәтиҗәләре буенча Дарина 1нче урынны яулады һәм 7-8 яшьлекләр категориясендә «Русиянең нәни гүзәле-2018» титулын алды.
- Җиңү өчен тырышырга, конкурс сынауларын узарга туры килде, анда үзең яшәгән төбәкне милли киемдә тәкъдим итәргә кирәк иде, - диде Дарина. - «Иҗади тур» һәм, әлбәттә инде, кичке күлмәкләрдә дефиле.
Даринага оештыручылар бик күп бүләкләр тапшырды: таҗ, йомшак уенчык, алтын бизәнү әйберләре. Аңа 2019 елда Сочида узачак "Русиянең бәллүр таҗы" Бөтенрусия конкурсына чакыру тапшырылды, дип хәбәр итә "Дүртөйле ТВ".