+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
27 декабрь 2018, 10:44

Страховка пенсияләре арта

1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның страховка пенсияләре 7,05 процентка индекслана. Өстәмә һәркемнеке аерым һәм пенсия күләменә бәйле. Республика пенсионерларына арттырылган акчаны почта бүлекчәләре яңа елның 3 гыйнварыннан китерә башлаячак.

Эшләүче пенсионерлар пенсиясен индекслау тәртибе үзгәрми, пенсия, индекслауны исәпкә алып, эштән бушатылганнан соң түләнәчәк.

Дәүләт тәэминаты буенча, шулай ук социаль пенсияләр 1 апрельдән эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга 2,4 процентка индексланачак.

Пенсия арту 98,6 мең пенсионерга кагыла. Шуның белән беррәттән, күләмнәре социаль пенсия артуына бәйле башка түләүләр дә индекслана.

Матди тәэминатның гомум күләме республикада билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбән булган барлык эшләмәүче пенсионерлар да ел дәвамында пенсиясенә социаль өстәмә алачак. Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан быел пенсиягә социаль өстәмәне билгеләү өчен пенсионерның яшәү минимумы 8645 сум күләмендә расланган.
Читайте нас