+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
29 декабрь 2018, 15:23

Бәйрәмдә күпфункцияле үзәк ничек эшли?

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкнең республика офислары түбәндәге режимда эшләячәк.

Бүген, 29 декабрь, Уфа шәһәренең операцион заллары, күпфункцияле үзәк филиаллары һәм бүлекләре өчен эш көне булып тора. Акъяр, Архангель, Әскар, Аскын, Бишбүләк, Олы Устьин, Борай, Югары Тәтешле, Ярмәкәй, Зилаер, Исәнгол, Калтасы, Кырмыскалы, Кыргыз-Миякә, Кушнаренко, Малояз, Мишкә, Морак, Николо-Березовка, Яңа Балакатай, Балтач, Федоровка районнарындагы күпфункцияле үзәкләр бүген 10нан 18 сәгатькә кадәр эшләячәк.

2018 елның 30 һәм 31 декабре, шулай ук 2019 елның 1-8 гыйнвары - күпфункцияле үзәк офислары өчен эшләми торган көннәр.

2019 елның 9 гыйнварыннан республикада күпфункцияле үзәкләр гадәти режимда эшләячәк.
Читайте нас: