+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 декабрь 2018, 08:12

“Әллүки”гә язылабыз, чана-чаңгы шуабыз!

Балалар журналы оештырган конкурсның җиңүчеләре билгеле булды.

Ике ай элек “Әллүки” балалар журналы абунәчеләр арасында “Әллүки”гә язылабыз, чана-чаңгы шуабыз!” дигән конкурс игълан иткән иде. Шул вакыт эчендә редакциягә бик күп квитанцияләр килде. Бәйрәм алдыннан аларны лототронда уйнатып, җиңүчеләрне билгеләдек.

Чаңгыны Күгәрчен районының Күгәрчен авылыннан Камила Яһүдина отты. Чана - Әлшәй районының Нигъмәтулла авылыннан Тимур Кәбировның өлешенә төште. Зур шугычны - Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылыннан Тимур Хафизов, ә биш бәләкәй шугычны Алсу Мансурова (Бүздәк районының Каран авылы), Айсаф Зарипов (Дюртөйле районының Тайморза авылы), Фәнүр Гыйльманов (Благовар районының Языково авылы), Гөлназ Исмәгыйлова (Балтач районының Тучебай авылы), Ләйсән Вәлиәхмәтова (Кыйгы районының Түбән Кыйгы авылы) алачак.

Котлыйбыз, дуслар! Бүләкләрне редакциядән килеп алырга мөмкин. Бәйләнеш өчен телефон номеры 8 (347) 272-62-19.
Читайте нас