+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 декабрь 2018, 19:57

Югары Яркәйдә - яңа поликлиника!

Бүген Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылында "Роснефть" компаниясе белән Башкортстан Хөкүмәте арасындагы хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында яңа поликлиника ачылды.

Поликлиниканы ачу тантанасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова, сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин, "Башнефть" кампаниясе
вәкилләре, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Олег Калинин һәм Рушан Сәетов катнашты.

Белүебезчә, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров районнарда сәламәтлек саклау һәм медицина үсеше өчен күп эш башкара. Бу объектның да төзелешендә республика Хөкүмәтенең өлеше зур.

Проектның бәясе 262,6 миллион сум тәшкил итә. Клиника кирәкле барлык заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән.
Читайте нас: