+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
1 гыйнвар 2019, 17:55

Каза күрүчеләргә Магнитогорск халкы ярдәм оештырган

Бу матур татар кызы, "Шәрык биюләре" студиясендә эшләүче Алинә Сафиуллина да алар арасында.

“Без студия кызлары белән танышларыбыздан кирәк-яраклар җыябыз да штаб оештырылган 14нче мәктәпкә илтәбез, - дигән ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп. Зыян күрүчеләр өчен азык-төлек, телефон зарядкасы өчен җайланмалар җыябыз”.

Алинә Сафиуллина йортсыз-җирсез калган кешене вакытлыча үз янында яшәтеп торырга да теләк белдергән. Социаль челтәрләр аша үз фатирын вакытлыча тәкъдим итүчеләр аз түгел, алар үз телефон номерларын социаль челтәрләрдәге махсус төркемнәргә яза.

Алинә фикеренчә, бәлки, моның кирәге дә чыкмас, шәһәрдәге зур кунакханәләрнең берсе зыян күрүчеләргә үз ярдәмен тәкъдим иткән. “Беркем дә урамда калмас”, - ди Алинә.
Читайте нас