Бәйрәмдә иллеләп кеше катнашкан.
Кунаклар арасында татарлар да, төрекләр дә булган. "Уфтанма" җырының мәгънәсе аңлатылып, җыр тексты таратылган.
Аны Элвин Грей җырлавын да беләләр икән, бу җырны фәкать аның белән бәйләүчеләр дә бар.
Чарада "Агыйдел каты ага" татар халык җыры да башкарылган.
Нардуган – төрки халыкларда борынгыдан килгән, кояшың кышкы торгынлыгына багышланган бәйрәм. Ул Яңа ел алдыннан үткәрелгән. Халык Яңа елга зур өметләр баглап кергән.
Әлеге бәйрәмне киләчәктә дә бергәләп уздырырга ниятлиләр.