+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 гыйнвар 2019, 18:01

Циркка барырга ашыкма!

2018 елның 19 декабрендә суд приставлары суд карарын үтәү йөзеннән Уфада цирк-шапито эшчәнлеген туктатты.

Бу тамашачылар тормышы һәм сәламәтлеге өчен мөмкин булган фаҗигале нәтиҗәләрне булдырмау максатында эшләнгән. 2018 елның 25 декабрендә цирк директоры үз белдеге белән тамашаларны яңадан башлап җибәргән. Шуның белән тамашачыларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган.

Суд карарын үтәмәгән өчен цирк директорына карата җинаять эше кузгатылган. Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе башкалада яшәүчеләргә һәм кунакларга цирк ябылуы, тамашалар туктатылуы турында белдерә. Судның тиешле карары турында рәсми рәвештә игълан ителәчәк.

Бу турыда Башкортстан буенча суд приставлары хезмәтенең рәсми вәкиле Ләйсән Нәгыймова хәбәр итте.
Читайте нас