+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 гыйнвар 2019, 18:01

Трассаларда автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнде

Башкортстанда трассаларда буран чыгу сәбәппле пассажир автобуслары, йөк автомобильләре һәм маршрут таксилары хәрәкәте чикләнде.

"Чикләү 5 гыйнвардан 17: 30дан 21: 30га кадәр "М-5 Урал" автомобиль юлларының 1194-1280 км участогында үзгәрергә мөмкин", - дип аңлаттылар ведомствода.

Автомобиль юлларын чистарту өчен 144 берәмлек техника, автогрейдерлар һәм тракторлар җәлеп ителгән. Күз күреме начар булган шартларда юл кырыйларына тукталырга һәм юл-транспорт һәлакәтләре булмасын өчен авария хәлендәге ут сигнализациясен кулланырга кирәк.

Шулай ук идарә мәгълүматларына караганда, автовокзалдан 21.10 һәм 22.30 минутта Тольятти һәм Казанга ике шәхси рейс автобусы планлаштырылган. Әлегә ул рейслар да кичектерелеп торыла.

Юлларда ЮХХДИ экипажлары эшли. Машина йөртүчеләрне радиостанцияләр ярдәмендә кисәтәләр.

Хәзер Башкортстанда һава температурасы -4тән -23гә кадәр (көньякка таба), урыны белән кар, җил 10-14 м/с, көчәйгәндә 17 м/с кадәр җитә.
Читайте нас