+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 гыйнвар 2019, 23:50

Сибайда хәлләр ничек?

Сибайда карьердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү эшләре дәвам итә.

Әлеге вакытта "УГОК"ның Сибай филиалы көче белән анда ашыгыч эшләр дәвам итә.

Филиалның күчмә ведомство лабораториясе тарафыннан 6 гыйнварда һава торышы тикшерелгән. Анда зыянлы матдәләр арту күзәтелми. Шәһәр дәваханәләренә һава торышы составына бәйле хәлләре начараю сәбәпле мөрәҗәгать итүчеләр булмаган.

Сибайда һава бакыр рудасы чыгару карьерында руда составы үзгәрү сәбәпле бозылган иде. Атмосфера һавасының составы шул вакыттан контрольдә тотыла.
Читайте нас: