-28 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
9 гыйнвар 2019, 23:23

Ваня янына коткаручылары килде

Магнитогорскида шартлаган йорт җимерекләре арасыннан табылган ун айлык Ваня Фокин янына бүген коткаручылар килгән.

Алар нарасыйның савыгып килүен үз күзләре белән күреп шатланган.

Чыннан да, баш мие зыян күргән, әгъзалары сынган, аягы туңган баланың хәле Мәскәү табиблары тырышлыгы нәтиҗәсендә аруланган. Ул инде ашый, әнисе белән үзенчә сөйләшә башлаган.

Коткаручылар аңа МЧС киемендәге уенчык аю алып килгән. Алар Ваняның үскәч коткаручы һөнәрен сайлавына икеләнми дә.
Әлеге рәсемдә Ваня фаҗигагә кадәр.
Читайте нас в